MENU
Главная » Бакча чәчкәләре
     Күп кешеләр кактусның чәчәк атмавыннан зарлана. Бу яктылык җитмәүдән булырга мөмкин. Көньяк Америка кактуслары бездә көзен, кышын (аларда язгы-җәйге чор) чәчәк ата. Бу вакытта аларга яктылык күп кирәк. Безнең шартларда моның өчен электр лампочкасы яктылыгыннан файдаланырга мөмкин. Экватор кактуслары җәй көне чәчәк ата. Бу вакытта гөлләр өчен көн дә, төн дә тигез бүленергә тиеш: ягни 12 сәгать яктылыкта торса, 12 сәгатькә караңгы урынга урнаштырырга кирәк. Кирәгеннән артык күп су сибү һәм ашлама кертү дә чәчәк атуга комачаулый. Әйләнә-тирәдәге шартларның кинәт үзгәрүен (бүлмәдән - урамга, урамнан бүлмәгә чыгару) кактус авыр кичерә. Салкын су сибү дә аның үсүен туктатырга мөмкин. Кактус ботакларына су сипкәнне яратмый. Шуның өчен гөлнең төбенә генә су сибәргә тырышыгыз. Ә менә җылы су бөркүне алар ярата. Тик тамчылар гына эре булмасын.


Чыганак: "Серле сандык" календаре
Категория: Бакча чәчкәләре | Просмотров: 475 | Добавил: tabigat | Дата: 09.09.2015 | Комментарии (0)

   Чәчәкләрнең гомере бик кыска. Ә киптерү серләрен белсәң, аларның гомерен озынайтырга да була.
   Ачыла гына башлаган чәчәкләрне, сабагын 5-6 сантиметрга кадәр кыскартып, төбенә 3-4 см коры ком салынган тармага урнаштыралар. Шуннан соң, комны бармак араларыннан акрын гына агызып, чәчәкләрне күмә башлыйлар. Башта түбәнге яфрак-таҗлар, аннан урта өлеш, акрынлап чәчәкләр 3-4 сантиметр ком катламы белән каплана. Күмелгән чәчәкләр 10-15 көн коры, эссе урында саклана.
   Кышын бу чәчәкләрдән менә дигән букет ясарга була. Матуррак булсын өчен, анда ак акация, абага яфрагы һ.б. үләннәр булырга тиеш.. Яфрак-үләннәр дә шушы ысул белән киптерелә. Болай киптергәндә роза, ромашка, чалма чәчәк, кашкарыйлар бигрәк тә яхшы саклана.

Чыганак: "Серле сандык" календаре
Категория: Бакча чәчкәләре | Просмотров: 623 | Добавил: tabigat | Дата: 03.09.2015 | Комментарии (0)

    Сатып алынган чәчәкләрне өйдә яңартып җибәрегез: салкын булмаган суга утыртыгыз һәм суда килеш сабакларның төпләрен 1-2 см озынлыкта кыйгачлап кисегез. Суга берничә утын күмере салсаң да яхшы. Мондый чәчәкләрне кояшта тотарга ярамый. Чәчәкләр салынган вазаны ачык тәрәзә төбенә яки җил керә торган җиргә куймагыз. Әгәр чәчәгегез сатып алганда ук шиңеп киткән булса, кәефегезне төшермәгез: бу проблеманы җиңәргә мөмкин. Су эченә тыгып сабакларын бераз кисегез дә бер сәгать-сәгать ярымга суыткычка куегыз. Мондый процедурадан соң чәчәкләр күзгә күренеп терелеп китәчәк. Сабак төпләрен көн саен кискәләргә киңәш ителә. Шулай ук һәр көнне вазаның суын алыштырыгыз, сабакларын юыгыз, вазаны чистартыгыз.
Категория: Бакча чәчкәләре | Просмотров: 589 | Добавил: tabigat | Дата: 03.08.2015 | Комментарии (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz