MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 3 » Кышкы чәчәкләр
15:51
Кышкы чәчәкләр
   Чәчәкләрнең гомере бик кыска. Ә киптерү серләрен белсәң, аларның гомерен озынайтырга да була.
   Ачыла гына башлаган чәчәкләрне, сабагын 5-6 сантиметрга кадәр кыскартып, төбенә 3-4 см коры ком салынган тармага урнаштыралар. Шуннан соң, комны бармак араларыннан акрын гына агызып, чәчәкләрне күмә башлыйлар. Башта түбәнге яфрак-таҗлар, аннан урта өлеш, акрынлап чәчәкләр 3-4 сантиметр ком катламы белән каплана. Күмелгән чәчәкләр 10-15 көн коры, эссе урында саклана.
   Кышын бу чәчәкләрдән менә дигән букет ясарга була. Матуррак булсын өчен, анда ак акация, абага яфрагы һ.б. үләннәр булырга тиеш.. Яфрак-үләннәр дә шушы ысул белән киптерелә. Болай киптергәндә роза, ромашка, чалма чәчәк, кашкарыйлар бигрәк тә яхшы саклана.

Чыганак: "Серле сандык" календаре
Категория: Бакча чәчкәләре | Просмотров: 623 | Добавил: tabigat | Теги: чәчәк | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz