MENU
Главная » Файлы » Табигатькә дә табиб кирәк!

Балык кычкыруы
27.05.2015, 08:20
Яр комыннан алтын юар
дулкын үрә-сүтә иде ат ялын!..
Хәзер инде төшкә генә керер
суның чәчәк аткан чаклары...
Бер әкият итеп сөйли халык
шушы суда мәрҗән булганын!..
Бар, кайтарып кара хәзер аның
борынгыдан калган шул данын.
Чү! Җан өзгеч тавыш ишетелде
үлеп барган кара таллыкта.
Хәтәр чакта, Ярдәм сораган күк,
бер кычкырып куя балык та!..
Категория: Табигатькә дә табиб кирәк! | Добавил: tabigat | Теги: Табигать, экология
Просмотров: 755 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz