MENU
Главная » Файлы » Табигатькә дә табиб кирәк!

Иртә әле
04.09.2015, 09:03
Иртә әле, хәтфә үләннәр дә
өлгермәгән чыгын коярга.
Уянганнар эшчән бал кортлары,
чәчәкләрдән ширбәт җыярга.
Кош сайрады мактап аяз таңны,
яфракларны нурлар үптеләр,
иркәләнеп, уйнап, тын һавада
күбәләкләр очып үттеләр.
Карап тордым, газиз туган җирнең
Һәр бизәге өчен куанып.
Ал чәчәккә кунган бал кортына
сердәшемдәй әйттем, уйланып:
"Нечкәбилкәй, эшең бик күп синең,
хезмәтең зур, үзең кечкенә.
Син - чәчәксез, ә мин туган илсез
яши алмас идек һич кенә!.."
Категория: Табигатькә дә табиб кирәк! | Добавил: tabigat | Теги: Туган ил, Табигать
Просмотров: 631 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz