MENU
Главная » Файлы » Табигатькә дә табиб кирәк!

Куркытылган поши
27.05.2015, 08:28
Җиле белән яфракларын чөеп,
Дулап чыкты урман эченнән.
Нинди тәкъдир аны эзәрлекли,
Качып бара кемнең үченнән?
Урманның ул, бәлки, йөрәгедер -
Дүрт аяклы, күзле, яралы...
Рәшәләрне айкап чаба җанвар,
Арышларда - кызыл кан табы.
Мәрмәр сыман шомарган ул җилдә,
Кача-кача бүре күзеннән.
Авылгамы барып сыенырга -
Сунарчылар килсә эзеңнән?
Мәңгелеккә озата бара аны
Үлән исе, усак кайрысы.
Ул егылса - кара яңгыр булып
Түгелер күк җирнең кайгысы!
Катлы-катлы урман өсләрендә
Зәңгәр төтен тора беленеп.
Чатлы мөгез, сорау билгеседәй,
Офыкларда калды эленеп...
Категория: Табигатькә дә табиб кирәк! | Добавил: tabigat | Теги: Табигать
Просмотров: 526 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz