Главная » Файлы » Табигатькә дә табиб кирәк! |
Сөйли ак каен
04.09.2015, 09:10 | |
Аккош күле тыныч, җаным тыныч, Ә шулай да эчтән күңелсез, - Сезне тыңлыйм. Сез бит - гайбәт сөйләп Йөри торган затлар түгелсез, - Сезне тыңлыйм. - канатларыбызны тапшырабыз, Үзебезгә авыр булса да, - Адәм балалары рәхәтләнеп чабынсыннар, диеп, мунчада. Йөрәгебез язгы манзарада Балта чапкан саен суына - Ни хәл итик, адәм балалары Хирысланды каен суына. әллә нәрсәләргә ярый идек, Без сап идек хәтта балтага, - Хәзер безнең күпме күз яшеннән Күпме касәләргә бал тама. Алар элек кирәк чакта гына Яза иде каен тузына; Хәзер инде азды - Минем туздан Узганлыгы белән Тузына! Имештер, без сүнгән учакларны Тергезергә генә яраган; Утсызларга ут кабызыр өчен Тиргәү алган өчен анадан - Без гаепле түгел... . ..Ә табигать-ана гел яшәртә, Сез яшьлекне кисеп чыкмагыз; Мин бит сезгә татлы яфрак бирәм, Рәхәт булсын өчен мунчагыз. Ил хаҗәте өчен турасалар, Башны салу канун, мөгаен; Сез - кануннар белән утыртылган, Ә мин... Мин - каен! | |
Просмотров: 999 | Загрузок: 0 | |
Всего комментариев: 0 | |