MENU
Главная » Файлы » Табигатькә дә табиб кирәк!

Сандугачлы ак инеш
07.09.2015, 10:35
Исәнме, Ак инеш!
Аптырап калдың мәллә,
Бу, дип, нинди кунаклар?
Ярыңа утыртырга
Алып килдек куаклар.
Юкса тирә-ягыңда
Агачлар бетеп бара,
Сазлыклар кибеп бара,
Сулыклар кимеп бара.
Казларың бөтенләйгә
Очып китсә, нишләрсең?
Балыкларың диңгезгә
Качып китсә, нишләрсең?
Сандугачлар кунарга
Яшел талың калмаса,
Керәшәле ярларга
ак дулкының какмаса,
Син дә кибеп бетәрсең,
Кешегә үпкәләрсең.
Ә син агарга тиеш,
Ә син чабарга тиеш
Сабантуйлар каршына
Бары тик ап-ак килеш,
Сандугачлы Ак инеш.
Категория: Табигатькә дә табиб кирәк! | Добавил: tabigat | Теги: Табигать, экология
Просмотров: 2121 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz