MENU
Главная » Файлы » Укучы сүзе

Күңелле яз
02.04.2017, 16:18

Елның иң матур вакытларының берсе - ямьле яз да килде. Язгы кояш нурлары күңелләрне җылыта, бриллиант төсле ялтыраучы кар эри, йомшак җил тирә-якны иркәли, язгы ташу тавышы йөрәктә шатлык хисләре уята, ә моңлы кошлар сайравы очсыз-кырыйсыз дөньяны ямьләндерә. Болар барысы да - яз билгеләре.

Минем иң яраткан яз аем ул - май, чөнки бу вакытта көннәр җылы, уку елы инде ахырына якынлашкан була. Май аенда минем яраткан бәйрәмем- Җиңү көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм, минем уйлавымча, иң мөһиме, чөнки без сугышта илебез, тыныч тормышыбыз өчен үзләренең гомерләрен кызганмыйча, батырларча көч сынашкан кешеләрне онытмаска, аларга мең рәхмәтле булырга тиешбез. Минемчә, Җиңү көненең атмосферасы кешеләрдәге патриотизмны тагын да көчәйтә һәм ныгыта.

Май ахырында соңгы кыңгырау бәйрәме уза, ә аннары без сыйныф белән походка барабыз. Узган ел сыйныф һәм сыйныф җитәкчебез белән велосипедларга утырып, күрше авылдагы күл янына киттек. Анда мин сыйныфым белән балык тоттым, аш пешердем, төрле уеннар уйнадым. Вакыт бик күңелле, ләкин бик тиз үтте. Ул поход һәммәбезгә бик ошады һәм бөтенебез дә икенче елга тагын шулай җыелырга сүз куештык.

Яз табигатьне генә түгел, кеше күңелен дә уята, яшәртә...Урамда матур булганда, кеше берничек тә моңсулана алмый, чөнки табигатькә карап, ул үзе дә чәчәк ата башлый.

 

Категория: Укучы сүзе | Добавил: tabigat | Теги: яз, зәңгәр мизгел, укучы сүзе
Просмотров: 784 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz