MENU
Главная » Файлы » Укучы сүзе

Табигать - тиңсез хәзинә
10.04.2015, 19:47
Табигать матурлыгы нәрсә ул? Урман, басу, күк, агачлар, кошлар, елгалар һәрберсе үзенчә матур. Табигатьне берничә сүз белән генә тасвирлап буламы? Юк. Бары тик тын утырырга hәм сөйләшмәскә кирәк, чөнки табигатьне тыңлап карарга була hәм син барысын да үзен тоярсың. Гаҗәеп урман тавышы яки елганың чатнау тавышына, зур елга буендагы  акчарлак тавышына колак сал.
Агачларның шыбырдап төнге тынычлыкны бозуы сиңа бар  серне дә үзе әйтеп бирә ала. Бары табигатьнең матурлыгын күрә белү кирәк, аны хөрмәт итә, бәяли белергә кирәк.
Табигатне булдыру, саклауда кеше көче дә зур роль уйный. Күп нәрсә безнең үзебездән тора.  Без парклар hәм бакчалар булдырабыз. Болар - барысы да тере. Без табигатькә булышабыз, ә табигать - безгә. Табигать безгә үзенең татлы җимешләрен бирә, гөмбәләрен hәм дә безнең әйләнә тирәбездә кызыклы, күңелле тормыш бүләк итә.
Кадерле дустым! Табигатьне хөрмәт ит hәм син аның матурлыгын тагын да ныграк тоярсың!
Категория: Укучы сүзе | Добавил: tabigat | Теги: Табигать
Просмотров: 796 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz