MENU
Главная » Файлы » Укучы сүзе

Урманга баргач
12.11.2016, 16:32

Менә алтын көз дә җитте. Мин әти-әни белән урманга гөмбә җыярга киттем. Монда бик күп төрле агачлар үсеп утыра: ямь-яшел чыршылар, сары каенкайларар, мәһабәт наратлар, кызыл уттай янып торучы сылу миләшләр, гүзәл усаклар! Матурлыкка сокланып туя алмассың!

Без, пәке белән чиләкләр алып, урманга кереп киттек. Монда гөмбәләр күп икән! Рәт-рәт булып тезелеп торалар, җыярга гына иренмә! Мин, чиләкне тутыргач, бераз утырып ял итәр өчен каен агачы янына тукталдым, шунда каршымда керпе күрдем. Ул аркасына ятып йоклый иде. Мин керпегә карадым да көлә башладым һәм аягым таеп егылып киттем. Ә керпе бу тавыштан куркып качкан.

Минем яныма әти белән әни килеп җитте. Алар, минем кәмит хәлдә басып торуымны күреп, көлә башладылар.

-Нәрсә булды, улым!?- дип сорады әти.

Ә миңа инде кызык түгел иде.

Бу хәлдән соң без өйгә кайтып киттек.

Категория: Укучы сүзе | Добавил: tabigat | Теги: урман
Просмотров: 677 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz