MENU
Баш бит » Архив материалов

Аю күлгә коенырга килгән Яшел Үзән районының Ильинко авылындагы күл буенда, көтмәгәндә, балыкчыларның котын алып, аю килеп чыга. Курыккан балыкчылар качкан арада аю тыныч кына күлдә чыпырдый башлый. Үз эшен тәмамлагач, аю китеп югала.
 Моңа кадәр Яшел Үзән районы белән Марий Эл Республикасы чигендә аю гөмбә җыючыларга ташланган иде, дип кисәтә Яшел Үзән җирле басмасы.

Категория: Җәнлекләр | Караулар: 442 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 27.09.2015 | Фикерләр (0)

   “Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында бүген поселокта агач үсентеләре утыртылды. Әлеге изге эшкә район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. Алар район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә поселокның “Йолдызлык” балалар бакчасының әйләнә-тирәсенә туя, ак чыршы һәм яфраклы агач үсентеләре утырттылар.

... Читать дальше »

Категория: Бәйгеләр, акцияләр | Караулар: 452 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 18.09.2015 | Фикерләр (0)

   Колибри кошлары башка җирләргә күчеп киткәндә кыр казларының өстенә утырып оча.
Ябалак - зәңгәр төсне аера белүче бердәнбер кош.
Англиядә бар аккошлар да патшабикә милке булып санала.
Үрдәк су астына чумганда аның йөрәге ике мәртәбә акрынрак тибә башлый. 
Мәче башлы ябалак башын 270 градуска бора ала.
Кошлар очканда канатларын өстән аска таба кагып кына калмыйлар, ә канатлары белән сигезлене хәтерләткән хәрәкәтләр дә ясыйлар.
Фәнгә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында, үрдәк кычкыруның кайтавазы булмый.

Чыганак: "Серле сандык"
Категория: Кошлар | Караулар: 692 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 14.09.2015 | Фикерләр (0)

    Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван - Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 м, авырлыгы 6 тонна чамасы була.
   Көрән аю зурлык буенча фил белән ярыша алмаса да, аюлар арасында иң зуры санала. Мәсәлән, Аляска янындагы утрауларда яшәүче бу ерткычларның уртача биеклеге 1 м 30 см, борын очыннан койрык очына кадәр озынлыгы 2 м 40 см, авырлыгы 500 кг.
   Суда яшәүче диңгез филе үзенең коры җирдәге адашыннан бераз гына калыша. Уртача зурлыктагы бу хайван 5 м озынлыкта һәм 2300 кг авырлыкта була. Төньякта яшәүче диңгез филе 1200 м тирәнлеккә чумып, су астында 50 шәр минут тора ала.
   Мәчеләр семьялыгыннан иң зурысы - юлбарыс. Аның авырлыгы 300 килога, озынлыгы 3 метрга, ... Читать дальше »
Категория: Җәнлекләр | Караулар: 1526 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 14.09.2015 | Фикерләр (0)

    Гиннесның рекордлар китабына кергән тавыклар тормышыннан кызыклы берничә мисал.
    Белгәнебезчә, тавыклар оча алмый. Чемпион кушаматлы тавык 1981 елда 95 метр араны очып барган.
     Дөньяда иң эре тавык - брахма токымлы. Аның уртача авырлыгы - 5 кг.
    Америкалы Эрнст Хансен бер тавыкны 3,5 секунд эчендә йолкып бетереп рекорд куйган.
    1936 елда Блэк кушаматлы тавык 31 смлы күкәй салган.
    Ә 1971 елда АКШта һәм 1977 елда безнең илдә тугыз сарылы күкәй салган тавыклар булган.
    Венгриядә сенсацион вакыйга була: бер тавык әтәчкә әйләнә. Бу тавык 11 ел буе күкәй сала-сала да, аннары әкренләп көннән-көн әтәч к ... Читать дальше »
Категория: Кошлар | Караулар: 500 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 10.09.2015 | Фикерләр (0)

    Аккошта 25 мең чамасы каурый, кыр үрдәгендә -12 мең, сайраучы кошларда 1,5-4 мең каурый бар.
    Иң озын гомерле кошлар - козгыннар. Читлектә алар 70 яшкә кадәр генә яши, ә иректә ике тапкыр озаграк. Бөркетләр 80 ел яши.
    Давыл кошлары - альбатрослар 3 кмдан балык исен сизәләр.
    Иң кечкенә кош - төклетура-колибри. Аның авырлыгы - 2 г, ә йөрәге минутына 1000 тапкыр тибә.
    Гади лачын иң югары - сәгатенә 270 км тизлектә оча.
    Император пингвины суга 265 м тирәнлеккә чумып, 18 минут чыкмыйча тора ала.
    Үрдәкләр һәм казлар 110 градуслы салкынга чыдый алалар.
Категория: Кошлар | Караулар: 452 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 10.09.2015 | Фикерләр (0)

Татарстанда давыл турында кисәтү таратканнан соң, озак вакыт та узмады, Казанны кара болыт каплады. Әлеге минутларда җил-давыл котыра.

Синоптиклар иртәгәгә кадәр көчле җил һәм яңгыр турында кисәтә.
Категория: Табигать күренешләре | Караулар: 394 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 07.09.2015 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 5 ... 8 9 »

Сделать бесплатный сайт с uCoz