MENU
Главная » 2015 » Август » 7 » Августта һәм көз башында үсемлекләр утырту
15:29
Августта һәм көз башында үсемлекләр утырту
    Август ае күпьеллык үсемлекләрне күчереп утырту өчен уңай вакыт. Чалма чәчәк, дельфиниум, флокс, примула кебек чәчәкләрне бүлү һәм күчереп утырту эшләрен башкарырга мөмкин.
    Лилия чәчәкләрен күчерүне августның уртасыннан алып, ай ахырына кадәр вакыт эчендә башкару яхшы. Шулай ук август -сентябрь башлары суганчалы үсемлекләрне күчереп утырту өчен дә уңай вакыт. Бу вакытта гөләп, клематисларны да күчерергә мөмкин. 
     Гөләп чәчәген утыртуны 1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр башкарырга кирәк. Күп кенә бакчачылар бу чәчкәләрне көзен утыртудан куркалар, кышка кадәр гөләп куаклар ныгып, төпләнеп калмас, дип уйлыйлар, ләкин бу алай түгел. Үсемлек вакытында утыртылса, кышка кадәр тамыр җибәрә һәм язын тизрәк үсеп китә.
    Шулай ук сентябрь ахырыннан алып, октябрь  башына кадәрге вакыт аралыгында вак суган һәм сарымсак утыртып калдырырга була.
    Сентябрьдән алып, октябрьнең беренче яртысына кадәр күпчелек агачлар һәм куаклар утырту өчен яхшы вакыт. Иң мөһиме - туфрак туңарга бер ай алдан утыртып өлгерү кирәк. Кышын авыр кышлаучы нәзберек агачларны көзен утыртмавың хәерлерәк, аларны җиргә күмеп калдырырга кирәк.
    Октябрь ахырына кадәр энҗе чәчәген күчереп утыртырга ярый.
Категория: Бакча эшләре | Просмотров: 517 | Добавил: tabigat | Теги: бакча | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz