MENU
Главная » 2014 » Сентябрь » 11 » Бакча хәзинәбез - кыяр
10:28
Бакча хәзинәбез - кыяр
    Без яратып үстерә һәм рәхәтләнеп ашый торган кыярның туган ягы - Һиндстан. Кыяр моннан алты мең ел элек билгеле булса да, аны бары тик өч мең ел элек кенә үстерә башлаганнар. Төняк Һиндстан районнарында әлегәчә кыргый кыяр әрәмәлекләре бар, диләр. Алар лианалар шикелле, егермешәр метрлы агачларга чорналып, кеше үтә алмаслык ешкынлыклар хасил итә, имеш.
   Һиндстаннан кыяр мисырлыларга, грекларга һәм римлеләргә күчкән. Борынгы Грециядә хәтта Сикион дигән кыярлар шәһәре булган. Греклар бу яшелчәне "агурос" яисә "Өлгермәгән" дип атаганнар. Шуннан кыярның русча исеме килеп чыккан. Өлгереп җитмәгән яшь кыярлар тәмлерәк саналган.
   Шул рәвешле кыяр Урта диңгез илләреннән Европага күчкән. Ә менә Россиягә ул барыбер Һиндстаннан яисә Византиядән VII гасырда күчкән булырга тиеш.
   Бүген исә ул бөтен дөньяга танылган.

Чыганак: "Сөембикә" журналы.
Категория: Яшелчәләр | Просмотров: 493 | Добавил: tabigat | Теги: кыяр | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz