MENU
Главная » 2015 » Март » 7 » Бишпочмаклы җимешләр уңыш китерә)
15:17
Бишпочмаклы җимешләр уңыш китерә)
  Япония фермерлары бер яңалык уйлап тапкан. Алар Ийокан, яки "Gokaku no Iyokan сортлы бишпочмаклы җимешләр үстерүгә ирешкәннәр. Япон телендә җимешләрнең исеме" Уңышның татлы исе" дип атала икән. Үзләре үстергән бу могҗизалы җимешләрне фермерлар - Кейсуке Ниномия, Акихиро Нагаока һәм  Йо Кубота укырга кабул итү имтиханнары алдыннан Япониянең Яватахама, Эхимэ шәһәрләрендәге студентларга бүләк иткәннәр.
 
Дөньяда иң тәмле җимеш булып мангостин санала (мангостан яки гарциния исемнәре белән дә йөртелә, латинча исеме - Garcinia mangostana) Әлеге җимеш уртача мандарин зурлыгында. Кабыгы шәмәхә төстә, җимешнең эчендэ йомшак кремлы десертны хәтерләтүче хуш исле ап-ак матдә бар.
 
Һиндстан урманнарында калир-канда үсемлеге үсә. Җирле халык телендә "ашказанын алдаучы" дип йөртелүче бу үсемлекнең 2 яфрагын ашаган кеше бер атна дәвамында ашамыйча, тук тора ала икән.

 
Категория: Җиләк-җимешләр | Просмотров: 476 | Добавил: tabigat | Теги: җимеш | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz