MENU
Главная » 2015 » Май » 7 » Фасоль
16:16
Фасоль
   Туклыклылыгы һәм файдасы ягыннан фасольгә тиң үсемлекләр күп түгел. Фасоль орлыгында 26 процентка кадәр аксым бар, күптөрле аминокислоталар, витаминнар, углеводлар, шулай ук төрле металл тозлары тулып ята. Орлыктагы цинк углеводлар алмашын җайга сала, бакыр канда адреналинны синтезлауда, гемоглобин ясауда катнаша. Фасольдә лейкоцитның сыйфатын яхшыртучы матдәләр тупланган. Фасоль ашаган кешенең иммунитеты көчәя. Ул канда шикәрне киметә. Фасоль ризыклары йөрәк, бөер авырулары булган кешеләр өчен бик файдалы. Киптерелгән фасоль чәчәген кайнатып эчсәң, бөерләргә утырган таштан котылырга мөмкин. Яшел фасоль - сидек кудыручы. 
  Фасольнең киң таралып китмәвенең сәбәбе - уңышы югары булмау. Аны спаржа белән алыштырырга мөмкин. Анысының уңышы күбрәк чыга. "Вигна" дигән сорты бигрәк тә яхшы.
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Просмотров: 475 | Добавил: tabigat | Теги: Фасоль | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz