MENU
Главная » 2015 » Февраль » 7 » Февральдә бакча эшләре
15:07
Февральдә бакча эшләре
   Бу айда бакчада, гыйнвардагы шикелле үк, агач төпләрендәге, күпьеллык яшелчә, җиләк-җимеш түтәлләрендәге карны тоталар, агачларны салкыннан саклыйлар, кошларга җим куялар.
10 февральдән соң теплицалар өчен биек булып үсә торган сортлы помидор орлыгы чәчәләр. Орлыкларны башта 5-6 см биеклектәге тартмаларга чәчәләр. Чәчәр алдыннан туфракка кайнар марганцовка эретмәсе салалар. Орлыкны 1 см тирәнлеккә күмәләр, бер-берсе арасында 5 см бушлык калдыралар. Һәр 3-4 көн саен җылы су сибәләр. Үсемлек тишелеп, чыгып, 40 көн үткәч, һәрбер үсентене 10х10 см үлчәмле савытка күчерәләр. Савытны якты, салкынча тәрәзә төбенә куялар. Үсентеләр тигез булсын өчен, аны даими рәвештә әйләндереп торырга кирәк. Әгәр үсенте нык булса, суны артык еш сипмәгез.
Категория: Бакча эшләре | Просмотров: 780 | Добавил: tabigat | Теги: бакча | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz