MENU
Главная » 2015 » Май » 7 » Форзиция
15:23
Форзиция
    Бакчаны бизәү өчен иртә һәм озаклап чәчәк атучы форзиция куагы утырту уңышлы. Ул, бакча яшелләнгәнче үк, ботакка укмашкан алтынсу чәчәкләре белән балкып утыра. Бары тик чәчәк аткач кына яшел яфракка төренә. Аннары көзен ноябрьгә чаклы һаман яшел тора. Фәкать чыбык очындагы кайбер яфраклары гына саргылт-шәмәхә төскә керә. Ә суыклар төшкәч, яфраклар яшел килеш җиргә коелалар.
     Көнякта форзиция куагы капланмыйча да кышлый. Ә менә төньяк районнарда еш кына туңа, шулай да тиз тернәкләнеп китә. Форзиөция, орлыктан караганда, чыбыктан яхшырак үсә.
 
Категория: Үсемлекләр дөньясы | Просмотров: 472 | Добавил: tabigat | Теги: форзиция | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz