MENU
Главная » 2015 » Июнь » 2 » Йөзем үстерим дисәң...
15:19
Йөзем үстерим дисәң...
    Йөзем куагын кышкы саклаудан чыгаргач, җирдә мөмкин кадәр озагракка калдырырга, ягъни артык җылынып китүдән сакларга кирәк. Кояш нурлары төшеп, җылытудан саклаганда, бөреләр ачылу срогын берникадәр кичектереп тә була. Бакчада йөземне йортның яки каралты-кураның көньяк яисә көньяк-көнчыгыш ягына утырту яхшы, мондый урыннарда температура һәрчак 2-3 градуска югарырак була. Йөземне иртәрәк күтәреп бәйләгәндә дә, бөреләре суыкларга артык бирешми, кояш нурлары аз гына төшсә дә, йорт яны тиз җылына. Андый җирдә йөзем атна-ун көнгә иртәрәк тә өлгерә.
     Йөземне серкәләндерү өчен бөҗәкләр, бал кортлары булуы да шарт бит әле. Кайбер елны йөзем чәчәк аткан чакта алар бөтенләй диярлек күренми. Очкалап йөргәннәре дә ачык, җилле урындагы йөзем янына килергә ашыкмый. Ә менә җылырак һәм ышык урыннардагы үсентеләр янына алар сирәк булса да очып килгәли, димәк, бу очракта йөземнең серкәләндерелгәнен алдан гарантияләп тә була. Табигать шартлары бер үк булса да, ышык урындагы йөзем агачы ачык урындагыга караганда уңышны яхшырак бирә.
Категория: Бакча эшләре | Просмотров: 504 | Добавил: tabigat | Теги: йөзем, бакча | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz