MENU
Главная » 2013 » Декабрь » 7 » Әйләнә-тирә мохитне саклап калу юллары турында Манзарас мәктәбендә сөйләштеләр
19:09
Әйләнә-тирә мохитне саклап калу юллары турында Манзарас мәктәбендә сөйләштеләр
   Кукмара районы Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды. "Һава бассейны экологиясе” секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. "Агроэкология” секциясендә күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Ольга Иванова – икенче, гимназиянең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Минимуллина өченче урыннарны яуладылар. "Су экологиясе һәм гидробиология”дә Лубян мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлнара Гайнанова – икенче, 4нче мәктәптән Зәлия Якупова, Манзарас мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Миләүшә Янборисова – өченче урыннарда. "Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе”ндә Ош.Юмья мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алина Кильмурзина өченче урынга чыкты.
 
Категория: Экология | Просмотров: 519 | Добавил: tabigat | Теги: экология | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz