MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 4 » Кукмара районының Түбән Казаклар авылында мамонт сөякләре табылган
15:40
Кукмара районының Түбән Казаклар авылында мамонт сөякләре табылган

  Күз алдына китереп карагыз әле: без яшәгән Кукмара җирендә моннан уннарча мең еллар элек мамонтлар, мөгезборыннар һәм башка зур–зур хайваннар утлап йөргән. Ара–тирә табылып торган эре сөякләр шуны раслый. Шушы көннәрдә генә Кукмараның туган якны өйрәнү музее тагын шундый табылдыкка баеды: борынгы сөякне Манзарас авылында яшәүче Иван Бектин алып килгән.

– Туган авылым Иске Каенсарда гомер итүче Александр белән Радик тапканнар аны. Мин анда еш кайтып йөрим. Музейга моңарчы да элеккеге көнкүреш әйберләрен тапшырганым бар иде, бу сөякне дә илтеп бирүемне үтенделәр,– диде ул.– Аны елга буенда күреп алганнар. Башка сөякләр дә очрамасмы дип, эзләп тә йөргәннәр әле, тик нәтиҗәсе генә булмаган. Күрәсең, монысы тау ягыннан агып килгәндер.

–Казандагы милли музейга алып кергәч, галимнәрнең берсе күз төшерүгә үк: “Моннан ун–ундүрт мең еллар элек яшәгән йонлы мөгезборынның бот сөяге бу”,– дип әйтеп салды, - дип сөйли Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина.

Сөякнең озынлыгы - 39, киңлеге – 20, биеклеге 15,2 сантиметр. Йөз гасыр буе (бәлки, күбрәк тә) саклануына искитәрлек. Бик еракта калган заманнарның телсез шаһите бит бу. Җир өстендә яткан булса, “ашалып”, таркалып беткән булыр иде. Күрәсең, туфрак катламы эченнән ни рәвешледер килеп чыккан. Эзләнүләр үткәрелсә, мөгезборынның тулы скелеты да табылыр иде, бәлки.

-Игътибарлы кешеләр – безнең өчен зур хәзинә, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Ләбүдә ханым.- Туксанынчы еллар уртасы иде. Кукмараның Гафиятуллин урамында яңа йортларның берсе өчен нигез казылып яткан чак. Бер бабай (кызганычка каршы, исеме язып алынмаган) безгә телефоннан шалтыратты: монда зур сөяк ята, күтәреп илтә алмыйм, машина белән алып китегез әле, ди. Эш болай булган. Экскаватор чүмече белән җир өстенә алып ташланган сәер әйберне күреп, әлеге бабай якын килеп күз төшергән. Ташка охшамаган бу дип, шырпы сызып карап, көйгән истән сөяк икәнен белгән. Мамонтның казык теше булып чыкты бу сөяк.

Музей киштәсендә урын алган әлеге экспонатка карап, уйланып торабыз. Борынгы казык теш, сынган булса да, мамонтның никадәр зур җанвар булуын раслый. Ә калган өлешләре? Уйларымны сизгәндәй, Ләбүдә ханым әйтеп куя:

-Йортларның берсе астында тулы мамонт скелеты ятарга мөмкин.

Их, экскаваторчы игътибарлырак булса...

Бу язманы әзерләгәндә яңа хәбәр килеп иреште: Түбән Казаклар авылы янындагы тау битендә мамонт сөякләре табылган. Мега–ферма төзелеше барышында экскаватор белән биш метр тирәнлектәге чокыр казыганда чыккан алар.

–Умыртка, кабырга сөякләре, тешләр ничектер сәер урнашкан. Тулы скелет түгел бу. Бәлки, борынгы кешеләр аулап, ашалганнан калган сөякләрдер бу. Мамонт үзе бик зур булган. Казык теше безнең музейда сакланганыннан байтакка зуррак, юанрак, – дип сөйли Ләбүдә ханым. Бу табылдык хакында Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев хәбәр иткәч, ул үзе дә музейның ике хезмәткәре белән шунда барып, казып эзләнү эшләрендә катнашкан. Балчыгы тыгыз, дымлы, ди. Шуңамы, җир өстенә чыгаруга, кайбер сөякләр уалып таркала башлаган. Аларның берничәсен Гомәр әфәнде мәктәп музее өчен алып кайткан, берничәсе Кукмара музеенда урын алган.

Мамонт сөякләре табылу турындагы хәбәр, әлбәттә, бу авылда  гына түгел, күрше Олыяз, Югары Казаклар халкы арасында да бик тиз таралып өлгергән. Күпләр, бигрәк тә бала–чага, моны үз күзләре белән күрү өчен тау битенә ашыккан. Түбән Казаклылар үз яклары белән хәзер тагын да ныграк горурлана ала: мамонтлы булу һәр авылга да тәтеми бит ул.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

 
 

 

 
Категория: Җәнлекләр | Просмотров: 645 | Добавил: tabigat | Теги: Мамонт | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz