MENU
Главная » 2015 » Март » 7 » Мартта бакча эшләре
17:58
Мартта бакча эшләре
  Март башындагы кояшлы көннәр агачлар өчен бик куркыныч була: еш кына агачларның кабыклары пешә. Әгәр агачларны акшарларга өлгермәгәнсеә икән, агачның туфрактан өске өлешен ачык төстәге кәгазь яки газета белән төрергә кирәк.
Агачларның куяннар һәм тычканнар кимереп зарарлаган җирләрен күрүгә, аңа бакча сумаласы сыларга кирәк. Сумала сылагач, бу урыннан кала пленка белән тыгызлап бәйләп куялар. Пленка булмаса, кара кәгазь дә ярый.
   Күчереп утырту өчен сәламәт һәм мул уңыш бирә торган карлыган, кура җиләгенең берьеллык ботакларын кисеп алалар.
Март уртасында редис утыртырга кирәк. Түтәлдәге кар өстенә бераз көл белән торф сибеп, кар эрүне тизләтәләр. Орлыкны чәчәргә бер көн кала түтәлгә кайнар су сибәләр. Орлыклар эре(2,5-3мм) булырга тиеш

"Серле сандык" календареннан
 
Категория: Бакча эшләре | Просмотров: 622 | Добавил: tabigat | Теги: бакча | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz