MENU
Главная » 2014 » Гыйнвар » 22 » Нәрсә ул кар?
19:04
Нәрсә ул кар?
    Кар ул - кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты явым-төшем, күбрәк салкын температурада барлыкка килә.
    Җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә. Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы кар бөртекләре барлыкка килә.
    Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы аркасында алтмыш − йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.
 
                           Кар кристаллары
 
     
Категория: Табигать күренешләре | Просмотров: 1042 | Добавил: tabigat | Теги: Кар, кар бөртеге | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz