MENU
Главная » 2015 » Апрель » 7 » Сырганакны бакчага кайчан һәм ничек утырту яхшы?
15:21
Сырганакны бакчага кайчан һәм ничек утырту яхшы?
   Сырганакны язын утырту кулай. Ә менә туфракны көздән үк әзерләргә кирәк. Сырганак өчен чокыр 30-35 см тирәнлегендә булырга тиеш. Шуңа (1:1:1 өлеш үлчәмендә) иске черемә, ком һәм туфрак катнашмасында җирлек тутырыгыз. Җиңел туфрак булганда комның кирәге юк. Аннары шул туфракка һәр үсенте өчен 200 грамм исәбеннән икеләтә суперфосфат салыгыз. Яшь сырганакка мондый тукландыргыч матдәләр запасы 2-3 елга җитәчәк.
     Ә авыр туфракка утыртканда 1 квадрат метр җиргә 10 кг черемә, 10 кг ком һәм 200 грамм икеләтә суперфосфат салып болгатырга киңәш ителә.
Категория: Бакча эшләре | Просмотров: 559 | Добавил: tabigat | Теги: сырганак, бакча | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz