MENU
Главная » 2015 » Октябрь » 31 » Татарның легендар җырчылары агачлы булды
18:23
Татарның легендар җырчылары агачлы булды
Г.Тукай исемендәге татар филармониясе янындагы паркта Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова хөрмәтенә чыршы агачлары утыртылды. Чарада алар үзләре дә катнашты. Татарның мәшһүр Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән агачларны бер төркем филармония артистлары утырты. Әлеге истәлекле чарада татарның легендар шәхесләре шәхсән үзләре дә катнашты.җырчылары аллеясына нәкъ бу көздә нигез салу очраклы түгел.
Филармониянең җитәкчесе Кәдим Нуруллин белдергәнчә, татар дәүләт филармониясенә Г.Тукай исеме бирелүгә 70 ел тула. Бу проект шул хөрмәттән оештырыла һәм татар халкының мәшһүр шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тота.
Агач утырту тантанасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, “Җыен” фонды директоры Фоат Рәфыйков, Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин, филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, Әлфия апаның кызы Зөлфия ханым, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиевалар чыгыш ясады.
Агач үсентеләрен филармониягә республика Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләк итеп биргән. Татар филармониясе җитәкчелеге әлеге башлангычның киләчәктә традициягә әверелүен вәгъдә итә.
Чыганак
Категория: Бәйгеләр, акцияләр | Просмотров: 485 | Добавил: tabigat | Теги: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz