MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 10 » Тавык куйган рекордлар
15:53
Тавык куйган рекордлар
    Гиннесның рекордлар китабына кергән тавыклар тормышыннан кызыклы берничә мисал.
    Белгәнебезчә, тавыклар оча алмый. Чемпион кушаматлы тавык 1981 елда 95 метр араны очып барган.
     Дөньяда иң эре тавык - брахма токымлы. Аның уртача авырлыгы - 5 кг.
    Америкалы Эрнст Хансен бер тавыкны 3,5 секунд эчендә йолкып бетереп рекорд куйган.
    1936 елда Блэк кушаматлы тавык 31 смлы күкәй салган.
    Ә 1971 елда АКШта һәм 1977 елда безнең илдә тугыз сарылы күкәй салган тавыклар булган.
    Венгриядә сенсацион вакыйга була: бер тавык әтәчкә әйләнә. Бу тавык 11 ел буе күкәй сала-сала да, аннары әкренләп көннән-көн әтәч кыяфәте ала, аның кебек кычкыра башлый.
    Һавада агулы матдәләр булса, тавыклар беренчеләрдән булып сигнал бирә. Америкалылар аларны үзләре белән Кувейтка алып баргач, тавыклар сугыш һөҗүме вакытында хәвеф сигналы бирәләр.

Чыганак: "Серле сандык" календаре.
Категория: Кошлар | Просмотров: 495 | Добавил: tabigat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz