MENU
Главная » Статьи » Яшелчәләр

Кыяр
Кыяр 97 процент судан тора. Калган өлешендә  - углевод, аксым һәм клетчатка. Витаминнарга килгәндә, алар кыярда күптөрле. Кыяр аеруча калийга, тиергә кальцийга бай, сәламәтлек өчен бик файдалы яшелчә.
Йөрәк-кан тамырлары авырулы һәм югары кан басымлы кешеләргә көн дә кыяр ашарга киңәш ителә. Кыяр организмнан тоз белән артык суны кудырып, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
  Кыярдагы күзәнәкләр һәм пектинлы матдәләр ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта, андагы зарарлы бактерияләрне  бетерә.
  Бавыр авыртудан һәм сары авыруыннан өлгергән кыяр һәм кыяр сабаклары төнәтмәсе эчү файдалы.
  Калкасыман бизнең нормаль эшчәнлеге өчен дә көн дә кыр ашарга кирәк.
  Температура күтәрелгәндә дә яшел кыр ашагыз, ул аны төшерәчәк!
  Теш һәм теш уртларын кыяр согы белән чайкау файдалы.
  Күз арыса һәм кызарса, күз кабагына 25-35 минут кыяр кисәге куеп тотыгыз.
Категория: Яшелчәләр | Добавил: tabigat (11.09.2014)
Просмотров: 588 | Теги: кыяр | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz