MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Канлы үлән
  Мәкләр семялыгыннан булган бү үлән (русчасы - чистотел) бер метр биеклеккә кадәр үсә. Май-июль айларында чәчәк ата, аның чәчәген шул чакта җыеп алалар. Чәчәгенең сөтчел сыекчасында физиологик актив алколоидлар, каротин, аскорбин кислотасы бар. Менә шул сыекча белән тәндәге сөялләрне бетерәләр, җәрәхәтләргә ябалар, тире авыруларын дәвалыйлар. 
  Канлы үләнне киптерсәң, аның сөтчел сыекчасы кибеп юкка чыга. Шуңа күрә халык медицинасында аның төнәтмәсен ясыйлар. Моның өчен яңа җыйган үләнне ит тарткыч аша чыгарып, бер савытка салалар һәм үлән капланып бетәрлек күләмдә су өстиләр. Мондый төнәтмә бавыр һәм үт куыгы авыртканда уңай нәтиҗә бирә.
  Әмма шуны да онытырга ярамый: канлы үләннең алколоидлары агулы. Аны бик саклык белән, тиешле күләмдә генә эчәргә киңәш ителә.

Чыганак: Татар календаре.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (16.08.2015)
Просмотров: 1147 | Теги: Канлы үлән, дару үләне | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz