MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Әрекмән
     Безнең аяк астында үскән гап-гади әрекмән буын сызлау, диабет, геморрой, бавыр һәм бөердәге таш, бетчә. чуан, тимрәү, рахит, диатез, сары су, ашказаны ярасы, эч кату, суалчанлау, салкын тию, трофик яра һәм башка авыруларны дәвалау өчен файдаланыла. Еш кына тамырыннан төнәтмә һәм саркытма әзерлиләр. 1 стакан суга 20 г кипкән тамыр салып әзерләгән кайнар төнәтмәне көнгә 2 тапкыр 1/3 стакан эчәләр. Экзема, юешләнүче тимрәү, үлекләүче яраны дәваларга 10 өлеш су, 1 өлеш әрекмән яфрагы төнәтмәсе әйбәт. Суда пешерелгән һәм атланмай белән уылган яфрак-тамыр кушылмасы белән пешкән урыннарны дәвалыйлар. 40 г вакланган тамырны 100 г үсемлек мае белән 10 тәүлек төнәтеп, 15 минут акрын утта пешерсәң, чәчне тиз үстерә һәм трофик яраны төзәтә торган "тигәнәк мае" аласың. Яфрагын парландырып, төнәтмәсе белән, чәч коелганда, башны юалар. Тамырының шәрабле төнәтмәсен эчке геморройдан, аракыда төнәтелгәнен ревматизмнан файдаланалар.

Чыганак: Татар календаре
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (03.07.2015)
Просмотров: 2035 | Теги: әрекмән, дару үләне | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz