MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Сөләйман мөһере
   Аны бүре борычы, кияү камчысы дип тә йөртәләр. Русчасы - купена лекарственная. Ландышлар семялыгыннан. Майда -июньдә чәчәк ата. Сусыл ак тамыры буынтыклардан тора.Яшь буынтыкның башында, сабак үсеп чыккан урынында сургычлы мөһер баскан кебек эз кала, имеш, үләннең дарулык сыйфатларын пәйгамбәр шулай бәяләгән.
  Бу үсемлекнең тамыры һәм зәңгәрсу-кучкыл җиләкләре косметик чара буларак файдаланыла: тамыр сыгынтысы белән биттәге сипкел һәм башка тапларны бетерәләр. Яфракларында С витамины күп, тамырларында алколоидлар, шикәр, аскорбин кислотасы, җиләгендә йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясаучы гликозидлар бар.
  Халык медицинасында сөләйман мөһерен ревматизмнан, бил сызлаганда, геморрой, бүсер белән сырхаулаганда, котырган эт тешләгәндә файдаланалар. Тамыр төнәтмәсен ашказаны һәм уникеилле эчәк ярасы булган эчәләр, бәрелгән-имгәнгән урынга сөртәләр. Кулланганда сак булырга кирәк, чөнки ул агулы үсемлекләр рәтенә керә.

Чыганак: Татар календаре
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (08.07.2015)
Просмотров: 570 | Теги: сөләйман мөһере, дару үләне | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz