MENU
Главная » 2015 » Июль » 7 » Банан ашыйсы килә!
18:08
Банан ашыйсы килә!
    Кайберәүләр кабыгында караңгы таплар, тимгелләр булган бананны черегән дип санап бик нык ялгыша. Бу алай түгел. Таплы бананнар - ашау өчен иң яхшылары, тәмлеләре. Андый банан өлгереп җиткән, баллы була. Хәтта эче дә каралып киткән, ләкин черегән тәм кермәгән икән, бу банан ашарга яраклы. Бананны беркайчан да суыткычта сакларга ярамый, чөнки ул анда тизрәк бозыла. Иң яхшысы - кәгазь пакетка салырга кирәк. Яшел бананнар караңгы урында тиз өлгерә.
   Банан косметик битлек өчен дә бик файдалы. Аны изегез дә 15 минутка биткә сылагыз. Банан составында тирене йомшарта торган, аны сыгылмалы, нәфис итә торган бик күп микдарда биологик актив матдәләр бар, глюкоза, калий бар. Шундый битлекне  6-7 көн рәттән ясасагыз, аерманы тиз тоярсыз.
Категория: Җиләк-җимешләр | Просмотров: 480 | Добавил: tabigat | Теги: Банан | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz