MENU
Баш бит » Кошлар
   Колибри кошлары башка җирләргә күчеп киткәндә кыр казларының өстенә утырып оча.
Ябалак - зәңгәр төсне аера белүче бердәнбер кош.
Англиядә бар аккошлар да патшабикә милке булып санала.
Үрдәк су астына чумганда аның йөрәге ике мәртәбә акрынрак тибә башлый. 
Мәче башлы ябалак башын 270 градуска бора ала.
Кошлар очканда канатларын өстән аска таба кагып кына калмыйлар, ә канатлары белән сигезлене хәтерләткән хәрәкәтләр дә ясыйлар.
Фәнгә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында, үрдәк кычкыруның кайтавазы булмый.

Чыганак: "Серле сандык"
Категория: Кошлар | Караулар: 687 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 14.09.2015 | Фикерләр (0)

    Гиннесның рекордлар китабына кергән тавыклар тормышыннан кызыклы берничә мисал.
    Белгәнебезчә, тавыклар оча алмый. Чемпион кушаматлы тавык 1981 елда 95 метр араны очып барган.
     Дөньяда иң эре тавык - брахма токымлы. Аның уртача авырлыгы - 5 кг.
    Америкалы Эрнст Хансен бер тавыкны 3,5 секунд эчендә йолкып бетереп рекорд куйган.
    1936 елда Блэк кушаматлы тавык 31 смлы күкәй салган.
    Ә 1971 елда АКШта һәм 1977 елда безнең илдә тугыз сарылы күкәй салган тавыклар булган.
    Венгриядә сенсацион вакыйга була: бер тавык әтәчкә әйләнә. Бу тавык 11 ел буе күкәй сала-сала да, аннары әкренләп көннән-көн әтәч к ... Читать дальше »
Категория: Кошлар | Караулар: 493 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 10.09.2015 | Фикерләр (0)

    Аккошта 25 мең чамасы каурый, кыр үрдәгендә -12 мең, сайраучы кошларда 1,5-4 мең каурый бар.
    Иң озын гомерле кошлар - козгыннар. Читлектә алар 70 яшкә кадәр генә яши, ә иректә ике тапкыр озаграк. Бөркетләр 80 ел яши.
    Давыл кошлары - альбатрослар 3 кмдан балык исен сизәләр.
    Иң кечкенә кош - төклетура-колибри. Аның авырлыгы - 2 г, ә йөрәге минутына 1000 тапкыр тибә.
    Гади лачын иң югары - сәгатенә 270 км тизлектә оча.
    Император пингвины суга 265 м тирәнлеккә чумып, 18 минут чыкмыйча тора ала.
    Үрдәкләр һәм казлар 110 градуслы салкынга чыдый алалар.
Категория: Кошлар | Караулар: 448 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 10.09.2015 | Фикерләр (0)

    Безнең өй буен сайрар кошлар уратып ала. Ә мин үз кошымны таный алмый аптырыйм... Берсе матур, икенчесе аннан да матур... Һәммәсе матурлыкта ярышалар диярсең! Башлары кара, түшләре, яңаклары кызыл-көрән: алар шул үзләре дә - "кызылтүш"! Ә арка яклары, соры йә көрән булып елкылдап, кояшта күзнең явын алып тора. Ә өлгер канатлары көл төсендә, ләкин аларга туры карар хәл юк: кояшта җем-җем итеп куялар. Һәм шундук ап-ак сызыклар. Бер кошта ничә төс!
   Кызылтүшләр төркем булып яшәми. Алар үзләренә оя коралар. Көн саен чуп-чуар, зәңгәр йомырка сала әнкә кызылтүш. Йомыркалар саны алтыга җиткәч, басарга утыра.
   Нәкъ ике атнадан нәни кошчыклар чыга. ... Читать дальше »
Категория: Кошлар | Караулар: 2672 | Өстәде: tabigat | Вакыт: 22.01.2014 | Фикерләр (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz