MENU
Главная » 2016 » Февраль » 10
Күп кенә хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә орхидея гөлен очратырга була хәзер. Беренче карашка күп игътибар таләп итә  торганга ошаса да,  чынлыкта әлеге нәзакатьле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Әлеге чәчәк дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз арада үзләштерә дә, озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшәләр.  Аларны бервакытта да кисәргә ярамый.

Безнең илдә киң таралган төре – Фаленопсис. Озак чәчәктә утырсын өчен көнгә 12–15 сәгать яктылык  кирәк аңа. Шуңа күрә кышкы чорда лампочкалар урнаштырып, ясалма яктылык булдыру мөһим. Язгы-җәйге чорда  туры кояш нурларын яратып бетермиләр. Яфрагында барлыкка килгән сары таплар да шул турыда сөйли. Махсус ашламалар белән туендырып тору да мәслихәт.

Орхидея иң борынгы чәчәкләрнең берсе, ул – гүзәллек символы булып торган. Талантлы, танылган, физик яктан камил, чибәр кешеләргә  генә бу чәчәк тиң булып саналган. Орхидеяларны “вампир”лар дип тә йөртәләр. Бер яктан караганда, бу шулай да, чөнки алар табигатьтә зур агачларның кәүсәсенә  берегеп, үсү өчен кирәкле булган матдәләрне  тамырлары аша башка агачтан суырып үсә алалар.

Фэн-шуй өйрәнүләренә күз салсак, өйдә үстерүнең бер ... Читать дальше »
Категория: Бүлмә гөлләре | Просмотров: 1670 | Добавил: tabigat | Дата: 10.02.2016 | Комментарии (0)

Сделать бесплатный сайт с uCoz