16:09 Бегония |
![]() Әлеге үсемлек яхшы үссен дисәгез, түбәндәге шартларны үтәргә кирәк Температура Җылылык кышын 15 градустан түбән булмаска тиеш. Ә 20 градустан югары температура бу үсемлеккә зыянлы. Яктылык Туры кояш нурларыннан сакларга, шулай да аның яктылык яратуын истән чыгармаска кирәк. Сугару Чәчәк ату чорында суны мул сибәргә, ләкин туфрак гел юеш тормаска тиеш. Һаваның дымлылыгы Һава дымлылыгы югары булырга тиеш, еш су бөркү файдалы. Чәчәк ату чоры тәмамланганнан соң тәрбия Су сибүне киметеп, салкынрак урынга куярга. Язын су сибүне арттырырга, яктыга куярга. |
|
Всего комментариев: 0 | |