БОЛЫН СӘГАТЕ
Бәхет ул - табигать белән бергә булу,
аны күрү,
аның белән сөйләшү. /Л.Н.Толстой/
Чәчәкләр дә, кешеләр кебек, үзләрен яраткан кешеләрне яраталар. Тюльпаннарны гына карагыз. Көндез нинди матур ачылып утыралар, ә караңгы төшә башлауга йомылалар. Башка бик күп чәчәкләр шулай төнлә күзләрен йома. Ни өченме? Чөнки көндез аларга без карап торабыз. Алар безнең карашны сизәләр, матуррак күренергә тырышалар. Төнлә аларга караучы юк, шуңа күрә үпкәлиләр дә йомылалар, ләкин таң яктысы керфек очларына кунуга, бөтен үпкәләрен оныталар. Үсемлекләрне аңлап кына бетермибез. Аларның бит җаны бар. Яхшы күңелле кешеләрне әллә каян белеп торалар алар. /Ф.Яруллин/
Чәчәкләр Ачылу вакыты Ябылу вакыты
Гөлҗимеш

Мәк

Тузганак

Бәрәңге

Ак төнбоек

Пәйгамбәр тырнагы

Үги ана яфрагы
