MENU
Главная » 2015 » Август » 3 » Чәчәкләрне ничек сакларга?
13:13
Чәчәкләрне ничек сакларга?
    Сатып алынган чәчәкләрне өйдә яңартып җибәрегез: салкын булмаган суга утыртыгыз һәм суда килеш сабакларның төпләрен 1-2 см озынлыкта кыйгачлап кисегез. Суга берничә утын күмере салсаң да яхшы. Мондый чәчәкләрне кояшта тотарга ярамый. Чәчәкләр салынган вазаны ачык тәрәзә төбенә яки җил керә торган җиргә куймагыз. Әгәр чәчәгегез сатып алганда ук шиңеп киткән булса, кәефегезне төшермәгез: бу проблеманы җиңәргә мөмкин. Су эченә тыгып сабакларын бераз кисегез дә бер сәгать-сәгать ярымга суыткычка куегыз. Мондый процедурадан соң чәчәкләр күзгә күренеп терелеп китәчәк. Сабак төпләрен көн саен кискәләргә киңәш ителә. Шулай ук һәр көнне вазаның суын алыштырыгыз, сабакларын юыгыз, вазаны чистартыгыз.
Категория: Бакча чәчкәләре | Просмотров: 590 | Добавил: tabigat | Теги: чәчәк | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz