MENU
Главная » 2015 » Август » 18 » Гөлләр үстерәбез
13:23
Гөлләр үстерәбез
     Гөлләргә кайнар су сибәргә ярамый. Су бүлмә температурасыннан берничә градуска җылырак булырга тиеш. Катырып эреткән су гөлләрнең үсүен тизләтә. Суыткычны җебеткәндә бозларны җыегыз һәм 15-16 градуска кадәр җылытып гөлләргә сибегез. Артык су үсемлеккә корылыкка караганда да зыянлырак. Гөлләрдә чәчәк аткан чорда су күбрәк кирәк. Чүлмәккә бармак белән сугып, су сибәргә кирәкме юкмы икәнен белергә мөмкин. Әгәр җир коры икән, сукканда чүлмәктән яңгыравык тавыш чыга, әгәр дымлы булса - бу тавыш саңгырау ишетелә. Әгәр сез өйдән берникадә вакытка китәсез һәм үсемлекләргә су сибәргә мөмкинлегегез юк икән, гөл чүлмәгенә дымлы губка куегыз.
Категория: Бүлмә гөлләре | Просмотров: 575 | Добавил: tabigat | Теги: гөл | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz