MENU
Главная » 2015 » Июль » 19 » Лавр
15:21
Лавр
    Лаврны үстерү өчен 10-12 градус җылылыктагы якты урын кулай санала. Ул кечкенә савытта яхшырак үсә. Шунлыктан, күчереп утырткан очракта да, нибары 2 сантиметрга зуррак чүлмәккә утыртырга кирәк.
    Лавр гөле ботакларын кискәләүне җиңел кичерә. Ә бу исә аның формасын теләгәнчә үзгәртергә мөмкин, дигән сүз. Мәсәлән, аның шарсыман һәм пирамида формасы бүлмә өчен аеруча матур санала. Әмма лаврны икенче елның язында гына кискәләргә ярый. Моның өчен төп кәүсәсен туфрактан 10-12 см биеклектә кисәләр. Шуннан соң лавр ике-өч өстәмә ботак җибәрә. Бу ботаклар 15-20 сантиметрга җиткәч, гөлнең формасын теләгәнчә кискәләп үзгәртергә мөмкин.
   Лавр матур һәм төз күсәле булып үссен дисәгез, аны көн яктысына даими боргалап торыгыз. Җәен лаврны 13-15 градус саф һавада үстерү яхшы. Ә кышкы температура 8-12 градустан төшмәскә тиеш. Җылылык 18 градустан арткан бүлмәдә гөлгә бик еш су бөркергә кирәк. Лаврга (1 литрга 0,5 чәй калагы) чәй содасы салынган су сибәргә киңәш ителә. Аеруча яшь лаврларга даими су сибеп, бөркеп тору файдалы.
Категория: Бүлмә гөлләре | Просмотров: 593 | Добавил: tabigat | Теги: Лавр | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz