MENU
Главная » Файлы » Яз

Язгы әкият
06.04.2015, 21:19
"Вакыт җитте,
Кит, тартышма!" -
Яз шулай дип
Әйтте кышка.
"Килми тор!" - дип,
Кыш карышты,
Каты торды
Язга каршы;
Очлый-очлый
Көнен-төнен,
Боз сөңгенең
Тезде меңен!
Моны күреп
Яз бер көлде,
Нур-укларын
Алып килде:
- Сөңгеләрне
Сындырырмын,
Ялкынымда яндырырмын!
Яна бозлар
Ялтыр-йолтыр,
Сына бозлар
Чалтыр-чолтыр!..
Категория: Яз | Добавил: tabigat | Теги: яз
Просмотров: 510 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz