MENU
Главная » Файлы » Яз

Язгы сурәт
23.01.2014, 08:33
Әйлән-бәйлән уйный кошлар,
Куян йөзә боз-салда...
Каен кызы әни булган -
Бөреләр аваз сала.

Бөреләр, нәни бөреләр,
Язның нарасыйлары.
Җил тирбәтә бишекләрен,
Күрә генә бел бары,
Күрә генә бел бары.

Бишек җырын көйли тургай
Кушыла аңа кырлар.
...Ә бер таңда каен-ана
газиз нарасыйларына
"Туган телне" дә җырлар.
Категория: Яз | Добавил: tabigat | Теги: яз, Газинур Морат
Просмотров: 754 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz