Главная » Файлы » Көз |
Көз
22.01.2014, 15:08 | |
Алтынланган куе әрәмәлек
Үзе моңлы, үзе сөйкемле.
Яфраклары төшә бөтерелеп,
Үлгән күбәләкләр шикелле.
Агачларның алтын яфракларын,
Күлгә таба әйдәп, җил исте.
Кургаш төсле авыр дулкыннарын
Акрын гына чайкый күл өсте.
Шаулаштылар күлнең камышлары,
Нәрсәдәндер боегып, зарыгып.
Ахры, ташлап киткән аккошлары
Белән үткән җәйне сагынып.
| |
Просмотров: 485 | Загрузок: 0 | |
Всего комментариев: 0 | |