Главная » Файлы » Табигатькә дә табиб кирәк! |
Куркытылган поши
27.05.2015, 08:28 | |
Җиле белән яфракларын чөеп, Дулап чыкты урман эченнән. Нинди тәкъдир аны эзәрлекли, Качып бара кемнең үченнән? Урманның ул, бәлки, йөрәгедер - Дүрт аяклы, күзле, яралы... Рәшәләрне айкап чаба җанвар, Арышларда - кызыл кан табы. Мәрмәр сыман шомарган ул җилдә, Кача-кача бүре күзеннән. Авылгамы барып сыенырга - Сунарчылар килсә эзеңнән? Мәңгелеккә озата бара аны Үлән исе, усак кайрысы. Ул егылса - кара яңгыр булып Түгелер күк җирнең кайгысы! Катлы-катлы урман өсләрендә Зәңгәр төтен тора беленеп. Чатлы мөгез, сорау билгеседәй, Офыкларда калды эленеп... | |
Просмотров: 532 | Загрузок: 0 | |
Всего комментариев: 0 | |