MENU
Главная » Файлы » Укучы сүзе

Соры песи
10.12.2014, 20:31
   Яшәгән ди, булган ди соры песи. Ул ашарга һәм йокларга бик ярата икән. Хуҗасы аны бик яраткан. Песи зур һәм йомшак булган, ләкин ул тычкан белән күселәрне тотарга яратмаган. Менә, һәрвакыттагыча, бер матур көнне песи яхшылап ашаган да йокларга яткан. Кинәт хуҗасы кычкырган: “Тычкан!” Ә песи селкенмәгән дә. Хуҗасы песиенә: “Тот тычканны, тот, Васька!”-дигән. Ләкин песигә барыбер булган. Тычкан хуҗа тавышыннан куркып качкач, Васьканың хуҗасы Вика песи янына килгән һәм яраткан песиенең әле бер тычкан да тотмавы, гел ашап-йоклап гомер итүе турында әйткән. Ул бу хәлләрдән туйган һәм үзенең песиен урамга куып чыгарган.
     Берничә ай үткәч, Вика, өенә эштән кайтканда, урамда Васьканы күреп туктаган. Песи бик пычрак һәм ябык булган. Вика песине кызганган, өенә алып кайткан. Васька инде үзгәргән: ул хәрәкәтчән һәм тыңлаучан икән хәзер. Песи урамда яши башлагач, тычканнар тотарга өйрәнгән. Аның бу гадәте өчен Вика бик шатланган. Ул үзенең Васькасын тагын да ныграк ярата башлаган. Песи дә үз хуҗасын яраткан һәм һәрвакыт аның сүзен тыңларга, ярдәм итәргә сүз биргән.
 
Категория: Укучы сүзе | Добавил: tabigat | Теги: песи
Просмотров: 607 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz