MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Ак әрем
Әрем (русчасы - полынь горькая) - һәркемгә таныш үсемлек. Ләкин аның составында нинди файдалы матдәләр булуын һәркем белеп бетермәскә мөмкин. Болар - эфир майлары, гликозидлар, органик кислоталар, витаминнар, Буяу матдәләре һәм башкалар. Ак әремнең яфракларын һәм өске өлешен үсемлек чәчәккә бөреләнгәндә июнь-июль айларында җыялар. Аны күләгәле урында киптерергә кирәк. Ак әрем төнәтмәсе ашказаны согы бүленеп чыгуны яхшырта, аппетитны ача. Халык аны бизгәк авыруыннан сихәтләнү, симерүне туктату өчен дә эчә. Ак әремнән ясалган дару аптекаларда да сатыла. Аның төнәтмәсен ашар алдыннан 20 минут кала унбиш-егерме тамчы итеп, көнгә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Әгәр төнәтмәсен өйдә ясасаң, ул болай эшләнә: 10 г кипкән әремне 1 стакан кайнар суга саласың һәм өстен каплап суынганчы тотасың. Көнгә 3-4 тапкыр аш кашыгы белән эчәсең.
Чыганак: Татар календаре
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (18.08.2015)
Просмотров: 1693 | Теги: дару үләне, Ак әрем | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz