MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Бака яфрагы
Бака яфрагы төнәтмәсен нервыларны тынычландыру өчен кулланалар. Тын юлларын ачу, кан агуны туктату, сидек кудырту, яраларны тизрәк төзәтү, озакка сузылган бронхит, плеврит авырулары булганда, шикәр диабеты белән интеккәндә дә бу төнәтмәнең файдасы зур. Бака яфрагы тамырыннан эшләнгән сыгынты төрле бөҗәкләр һәм агулы еланнар тешләгәндә тәнгә ябу өчен кулланыла.
  Төнәтмәсен хәзерләү тәртибе мондый:
ваклап туралган бер аш кашыгы яфракны, бер стакан кайнар су белән пешереп, 15 минут тотасың. Аннары, ашар алдыннан ярты сәгать кала, көнгә өч тапкыр эчәсең. Яңа гына өзеп алган бака яфрагын сыгып, сок эшләп куярга була. Моның өчен аның суын бергә бер күләмендә бал белән кушып, 20 минут күләмендә кайнатып аласың. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 15-20 минут кала эчәләр.
  Бака яфрагын, чәчәк аткан чакта, сабагын аз гына калдырып җыялар.

Чыганак: Татар календаре.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (20.06.2015)
Просмотров: 2153 | Теги: Бака яфрагы, дару үләне | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz