MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Үги ана яфрагы
Үги ана яфрагы үсемлеген инде бик борынгы заманнарда ук Грециядә куллана башлаганнар. Ул безнең якларда да үсә. Үги ана яфрагы март-май айларында чәчәк ата. 
 Медицинада аның яфрак өлешен кулланалар, чөнки алар файдалы матдәләргә бик бай.  Чәчәкләре дә дару буларак кулланыла. 
 Файдалану өчен яфракларын июнь-июль айларында җыярга кирәк. Шуны истә тотыгыз: 5 см зурлыкка кадәрге яфракларны җыю яхшы. 
Яфракларыннан ясалган төнәтмә салкын тию, үпкә авырулары, бронхит, ларингит, бронхоэктаз кебек чирләрдән дәвалану өчен яхшы санала.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (07.03.2015)
Просмотров: 1878 | Теги: дару үләне, үги ана яфрагы | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz