Главная » Статьи » Җиләк-җимешләр |
Кара карлыган
![]() Карлыган кайнатмасы яки төнәтмәсе азканлылык, гипертония, ютәл, ревматизм белән интеккән кешеләр өчен аеруча файдалы. Төнәтмә әзерләү өчен 2 аш кашыгы кипкән җимешләрне, бер стакан кайнар су салып, сүрән утта 10 минутлап кайнатырга һәм бер сәгат төнәтеп, сөзәргә кирәк. Аны 1/4 стакан күләмендә көнгә 4 тапкыр эчәргә киңәш ителә.
Ә карлыганның яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә салкын тигәндә, ревматизм, силек куыгы, тире авырулары вакытында, атеросклероз булганда файдалы санала: 1 аш кашыгы вакланган яфракларны 2 стакан су белән кайнатырга, 6 сәгат төнәтеп, сөзәргә кирәк. Бу төнәтмәне яртышар стакан итеп көнгә дүрт тапкыр эчәргә мөмкин. Бавыр авырулары вакытында кара карлыганның яш үрентеләреннән чәй әзерләп эчү дә файдалы.
| |
Просмотров: 2106 | | |
Всего комментариев: 0 | |