MENU
Главная » Статьи » Яшелчәләр

Бәрәңге согы дәвалый
   Чи бәрәңге согы диабет, ашказаны ялкынсынуы, гипертония, бөер һәм бавыр авыруларыннан җәфаланучылар өчен бик тә файдалы. Аның ярдәмендә хәтта ракны да дәвалап була. Чөнки бәрәңге согында тонусны күтәрә торган матдәләр, С витамины бар. Бу витамин туып килүче рак күзәнәкләрен үтерә.
   Бәрәңге согы организмны яхшы чистарта. Кишер согы белән бергә кулланганда ул бигрәк тә файдалы. Бу кушылмага сельдерей согы да өстәсәң, азык эшкәртү процессы бозылганда, зоб, ишиас(янбаш сызлау) авыруларыннан бик ярдәм итә.
  Гастрит, диспепсия, сару кайнау, эч кибүдән интегүчеләрне дә бәрәңге согы коткара. Моның өчен иртән ач карынга бер стакан сок эчәргә кирәк. Аннан ярты сәгать ятып тору зарур. Бер сәгатьтән иртәнге ашны ашарга мөмкин. Ун көн рәттән шулай эшләргә кирәк. Аннары 10 көн ялдан соң дәвалануны яңадан кабатларга һәм өченче тапкыр да нәкъ шулай эшләргә.

Чыганак: "Серле сандык" календаре, 2003.
Категория: Яшелчәләр | Добавил: tabigat (07.05.2015)
Просмотров: 463 | Теги: бәрәңге | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz