MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Колмак
   Колмак үрмә үсемлек булуы белән матур.
Колмакның күркәләре сыра кайнату өчен дә файдаланыла, дару чималы буларак та кулланыла. Аңарда кыйммәтле витаминнар, гумулона, лупулона кислотасы катнашмасыннан торган сумалалы матдәләр, гумулен, мирөеннан торган эфир мае, холин, гормоннар, буяу матдәләре бар. Яфрагында аскорбин кислотасы күп. Колмак мае йөрәк препараты булган валокордин компонентына керә. Ул уролесан препараты составында да бар. Бавыр, бөер авыртулары вакытында кулланыла. Гастрит вакытында ашказанының секрециясен һәм эшләү функциясен көчәйтә. Төнәтмәсе болай әзерләнә:
1 аш кашыгы вакланган коры чәчәккә 20 мл кайнар су саласың, суны җылыткычта 15 минут тотып, суынгач, сөзәсең, көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан чирек стакан эчәсең.
  Халык медицинасында төнәтмәсе суалчан кудыру,цистит, уретрит, авыруларыннан һәм чәчне ныгыту өчен дә файдаланыла.
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (10.05.2015)
Просмотров: 623 | Теги: колмак | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz