MENU
Главная » Статьи » Дару үләннәре

Петрушка
    Бу үләнне гадәттә аш тәмләтү өчен генә үстерәләр. Әмма ул дару үләне буларак та бик файдалы. Петрушканың тамырында һәм яфракларында эфир мае күп. Ә ул сидек юлларын чистарту, бөердә һәм сидек куыгындагы ташларны эретү өчен, эч кибү белән интеккәндә, шулай ук салкын тигәндә ярдәм итә.
   Петрушка яфрагын тәндәге җәрәхәткә дә ябарга ярый. Яңа гына сыгып алынган үлән сүлен биттәге сипкелне бетерү өчен, тәндәге бәрелгән урыннарны дәвалау өчен, чебен-черки яки бал корты чаккан очракта сөртәләр. Сарымсак ашаганнан соң петрушка үләнен чәйнәсәң, авызда сарымсак исе бик тиз бетә.
    Төнәтмәсе болай әзерләнә:
бер чәй кашыгы петрушка орлыгын төеп, шуны ике стакан кайнаган суга салып куялар. Вакыт-вакыт аны болгатып торырга кирәк. 6-8 сәгать вакыт үткәч, төнәтмәне сөзәләр һәм аш кашыгы белән көнгә 4-5 тапкыр эчәләр.

Чыганак: Татар календаре
Категория: Дару үләннәре | Добавил: tabigat (08.06.2015)
Просмотров: 421 | Теги: петрушка, дару үләне | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Сделать бесплатный сайт с uCoz