Главная » Статьи » Дару үләннәре |
Шифалы карабодай
Бәйрәм җиткән саен иң беренче тагын нинди салат ясарга инде, дигән уй килә. Әлбәттә, бу бәладән тиз котылабыз: интернет челтәрендә җаның ниндиен тели, шундый рецепт бар, я булмаса дуслар, хезмәттәшләр ярдәмгә килә. Гадәттә, барлык салатлар да майонез белән ясала. Ә майонездан ашказаны асты бизе нык ялкынсына. Авыруга түзеп булмый, учлап дару ашарга тотынабыз. Халык медицинасында мондый дәвалау ысулы бар. Сезгә дә тәкъдим итәбез. 1 стакан карабодай ярмасын яхшылап юып, ярты стакан кефирга салып куярга. Моны кич белән эшләргә кирәк. Иртән ярманы ике өлешкә бүләргә. Бер өлешен иртәнге аш урынына, ә икенчесен йокларга ике сәгать кала (10 көн) ашарга. Соңыннан 10 көнлек тәнәфес вакытында көнгә ике тапкыр ашар алдыннан 5әр өрек төше ашарга. Аннары карабодай белән дәвалануны тагын дәвам итәргә. 1 ай буе шулай кабатларга. Әлеге ысулны кабатлаганнан соң тәндә ниндидер җиңеллек сизелә. Елга 1-2 тапкыр шулай эшләргә мөмкин. Ә профилактика чарасы буларак түбәндәге ысулны куллансагыз яхшырак. Төнгә каршы 1 аш кашыгы карабодай онын 1 стакан кефирга салыгыз. Әлеге катнашманы иртәнге аш урынына ашагыз. Чыганак- "Хезмәт даны" газетасы | |
Просмотров: 737 | |
Всего комментариев: 0 | |